Тэтимол 2015

КӘЛТӘ, диал. кәлтә йылан, кәлтә кисәртке (к. Радлов II: 1121) «ящерица» ~ төр. kelten, keltenkeler (< kelten keler), үзб. кәлтә, кәлтәкесак, (ЎХШЛ: 140) кәлтикәлас, кәлтәкәләс һ.б. id. Бу сүзләрдә (ш. ук тат. диал.) кәлтә «кыска, китек», икенче компонент кәләр > кәләз > кәләс «кәлтә, сөйрәлүче хайван» мәгъ. сүз. К. ш. ук башк. кәлтәкәй «кәлтә» < кәлтә қай: қай < угыз телләрендә қайы «елан».

Кәлтә «кыска», башк. «кырт җимерелгән яр» ~ каз., кырг., уйг. келте, кәлтә, чыгт. кäлтä > фар., көрд. кäлтä «кырт киселгән; көтек» кäлт- «кырт кисү, китеп алу» фигыленнән (хәл фигыль яисә бор. *кәлтәг формасыннан), к. ш. ук монг. хэлт «ярты, кисек, китек», эвенк. һ.б. тунг. калта «ярылу, кыркылу, кителү, киселү», калта «ярты, өзек» (к. Кит-ү II ). Мар. диал. кäлтä «кәлтә» < тат. К. Кәлтәү. Будагов II: 133–134; Räsänen 1969: 249; Федотов I: 218; ЭСТЯ V: 34 (чув. калта «кәлтә» татарчадан диелә, ләкин кәлтә «кыска» сүзе фар. теленә нисбәт ителә). К. Кәлҗыгыр.



Предыдущая статья            Следующая статья