КӘЛЛӘ, диал. киллә «голова», (ТТДС I: 268) «тюбетейка» ~ каз., кырг. келде, кәлдә, диал. кәллә ~ үзб. кәллә, калла, төр. kelle «баш, баш түбәсе», гаг. келлä «баш сөяге» ~ фар. калле, кäлле «баш». Шәрык телләрендә еш кына очрый. Төп чыгышы безгә мәгълүм түгел. К. Кәләпүш, Кәлпәк, Кәпәч. |