Тэтимол 2015

КӘЛИТ, диал. (ЗДС: 300 һ.б.) керит, керт «висячий замок» ~ кр.-тат., каз. келит, чыгт., үзб. кәлит, СС kilit, к.-балк. кирит id. Кайбер төрки шивәләрдә килит «йозак», кирит «ачкыч» (күрәсең, кир- «керү» сүзенә нисбәтләнгән). Бу сүзләр фар., гар. килид сүзе аша яисә бор. Урта Азия греклары теленнән грек. klets, kleiion «йозак» сүзеннән киләләр. Будагов II: 134–135; Räsänen 1969: 271.



Предыдущая статья            Следующая статья