Тэтимол 2015

КӘЛӘЧЕ («Җәмигъ әл-хикәят» телендә) «словечко; беседа, разговор» < чыгт., урта төрки (к. Боровков 1963: 170) кäлäчi, бор. төрки (ДТС: 296) käläčü > кырг. келече, төркм. келеҗи, гелеҗи id. Тат. сүзе, иске тат. кәлә-ү < бор. төрки кэлэ- > чув., мар. кала- «сөйләү» сүзеннән, тик ясалышы аңлашылмый. Бор. уйг. һәм монг., тунг. телләрендә кэлэ- «сөйләү» белән беррәттән кэлэн «сүз» сүзе дә булган (к. ССТМЯ II: 447), шуннан *кэлэчүк ~ *кэлэчик «сүзчек» сүзе ясала ала, ләкин нишләп ауслаут югалган соң?

Кр.-тат., к.-балк. келечи, ком. гэлэчи ~ бор. монг. keleči «илче, аңлатучы; башкода» мәгъ. кулланыла, ул кэлэ- ~ ком. гелеш- «кыз ярәшү» сүзеннән һәм бу хәл аңлаешлырак – бор. төрки телләрдә -чы//-чи аффиксы фигыль нигезенә дә ялгана алган һәм, өстәвенә, элеге кэлэн «сүз» нигезеннән дә кэлэнчи сүзе бик җиңел ясала. Чаг. хәз. монг. хэл «тел; сөйләү» → хэллэ-, хэлэ- «сөйләү, аңлату», бур. хэлэшэ – «хәбәр итү». К. ш. ук иске тат. (Будагов II: 133) кәләгүче, бор. төрки (ДТС: 296) kelemeči, уйг. кәләмәчи «тылмач, комментатор».

Мәзкүр сүзләр рус теленә дә кергән: киличеи, киличии «илче, кәләче» (1362 елда теркәлгән, к. Фасмер II: 232), рус. сөйл. калякать «начар аңлашып, юк-барны сөйләү» < чув. кала- «сөйләү». К. Кәләш, Кел. ЭСТЯ V: 32–33 (келечи матдәсе; тат. теле материалы файдаланылмаган диярлек). Федотов I: 214–215 (кала- матдәсе, тат. сүзләрен бөтенләй искә алмый).



Предыдущая статья            Следующая статья