КӘЛӘПҮШ «тюбетейка, ермолка» > чув. (Сергеев 1968: 30) келенпуç, келептуç id. < фар.-таҗ. кäллäпуш «баш каплавычы» сүзеннән (кäллä «баш», к. Кәллә, -пуш «каплавыч» мәгъ.), чаг. төр. serpuş «кәләпүш» – ser «баш» (ш. ук фарсычадан). Дерив.: кәләпүшле, кәләпүшсез; кәләпүшлек; кәләпүшче. |