Тэтимол 2015

КӘЛӘ-МӘЛӘ, кәллә-мәллә: кәлә-мәлә сөйләшү (Н. Исәнбәт) «говорить между собой так, что постороннему непонятно, хотя слова вроде знакомые» – «аңлашылмаган телдә яисә әңгәмәдәшләр үзләре генә аңлаган мәгънәләрдәге сүзләр ярдәмендә чит кеше алдында сөйләшү». Бу сүз болг. теленнән калган булса кирәк, к. чув. кайла-майла калаçма «артлы-аллы сөйләшү», ягъни «мәсьәләнең төрле ягын карап фикерләшү» – монда кайла «арттан», майла «алдан». Чаг. тат. сөйл. килделе-киттеле (сөйләшү) «аныксыз, төгәллексез, эзлексез».

Монда тат. диал. кәлә-ү ~ чув. кала- «сөйләү, әйтү» белән охшашлык контаминацион характерда.

Рус. каля-маля, калякать, каляки (к. Даль) сүзләре дә болгар һәм чуваш теленнән алынган нигезләрдән ясалганнар (каля < кайла бер сүз, калякать фигыленең нигезе исә бөтенләй икенче сүз).

Карап-тыңлап торучылар аңламаган телдә ике (үз һәм чит) кеше сөйләшүен соңыннан аңлатуга корылган анекдотлар Шәрыктә күптән популяр, бигрәк тә Хуҗа Насретдин турындагылар.



Предыдущая статья            Следующая статья