Тэтимол 2015

КӘКРЕ, кәкере, кәкер «кривой; крюк» ~ чув. какăр, каккăр id., ш. ук «мөгез», мар. кагыр «кәкре, кәкре урын», к. ш. ук тат. кәкер, кәкрә > удм. кекер «ярымайсыман күмәч» ~ иске уйг. кәкрү «кәкре», уйг. кәңри, кар. кәгрә id., госм. кәкрәй- «кәкрәю» һ.б. (гомумән бу сүз төрки телләрдә сирәк очрый) һ.б. ономопоэтик кәк, қақ «кәкре, кәкрелек» тамырыннан. Бу тамырдан тагы тат. диал. (ЗДС: 286) кәкчек «бөкрәйгән», кәкәш «кәкре», мар. какак, кагак «ыргак», какляка «бөгелгән, кәкре, хәйләкәр», госм. кäкä, бор. монг. γаγа «ыргак» ~ чув. кукăр «кәкре» һ.б. ясалганнар. Räsänen 1969: 248.

Китерелгән һ.б.ш. лексик материалны төзек системага салу кыен. Ихтимал, кәкер – исем (к. диал. кәкерчек «чәкүшкә»), ә кәкере > кәкре сыйфат (< *кәкир-иг ?) булуы шәйләнәдер. Федотов I: 303. К. Кәкерә.



Предыдущая статья            Следующая статья