Тэтимол 2015

КӘЙПЕР, кәпер (ЗДС: 290) «маленькая полукруглая стамеска; маленький совок» < фар. (Будагов II: 172) кейпур «махсус киң сөңге яки ук башагы» > рус. кибирчатая стрела, кибирь «киң һәм тишекле ук (очканда сызгыра)». Тарихта атаклы «сызгыра торган уклар» шулдыр. Рус сүзе тур. к. Аникин: 286 (бу автор сүзнең этимологиясен белмәгән). К. ш. ук алт. (Будагов I: 31) кайбур «ук очы; җәенке очлы ук»; күч. мәгъ. «чуртан».



Предыдущая статья            Следующая статья