Тэтимол 2015

КӘЙ, кәйе, кәйә (ТТДС I: 267; БТДҺ: 169–170) «плохой, неважный; запоздалый (о хлебах); отава (трава, выросшая на поле жатвы или на лугу после выкоса)» ~ мар. (Саваткова: 51) кäй, кай, чув. (Ашмарин VI: 5–10) кай «арт як, арткы; тискәре; начар, кәй; көнбатыш» < бор. төрки (ДТС: 292–303) kej, ke, ked, ket, kes «арт; азак; нигез; көчле, тернәкле; шәп; бик тә». Кәй сүзе тат.-башк. сөйләшләрендә киң таралган булса да, тат. әд. теленә үтеп кермәгән диярлек (ул тик ХVI г. шагыйре Максудидә һәм Г. Кандалыйда очраштыргалый: эшләрем булды кәй генә…), чөнки традицион әд. яз. телдә һәм бүтән кыпч. һ.б. төрки телләрдә ул бик сирәк очрый. Бары тик чув. телендә генә бу сүз актив һәм анда кай «артта калган, начар» сүзеннән юн. килеш формасы кайа «артка, соңгы; яшьрәк; арзанрак» сүзе – шуннан мар. (Иванов, Тужаров: 76; Исанбаев 1978: 18; Саваткова: 51) кäйа «кәлшә», кäйе «начар үскән иген» – аерымлана. К. ш. ук чув. кайаш < *кәйәсе «калдык; ашлыкның начар, китек һ.б.ш. бөртеклесе».

Идел-Урал регионыннан тыш, кәй ~ кәд ~ кәз сүзенең инструменталь килеш формасы – тат. (Тумашева 1992: 93) кәйен < уйг. кәйин, каз., к.-калп., үзб. кейин, иске төрки, чыгт. кәдин, алт. диал. кэзин, хак. кизĕн «соңгы, соңыннан; көнбатыш» киң кулланыла, к. ЭСТЯ V: 23 (тат. кәй, кәйен сүзләре искә дә алынмый). Монг. gädä «артка» төрки kädä id. сүзеннән бугай. Чаг. Кит: киткә китү.

Тат. һәм башк. телләрендә кәй сүзенең фигыль коррелянты кәй-ү «артта калу» да булган, шуннан тат. диал. кәйек-ү, башк. кәйек «коелган ашлык шытымы», кәйе-ү «начарлану; маемлау (ашаганың кире килү)» сүзе ясалган (кәй-үнең интенсивлык дәрәҗәсе). К. ш. ук Räsänen 1969: 246; Федотов II: 211.

Бу авторлар чув. кай сүзен дә «ниндидер» (тат. теле искә алынмый) төрки телдән алынма дип икърар итә. Күрелгәнчә, кәй һәм кәй-ү (к. ЗДС: 285) «начарлану», кәйек һәм кәйек-ү сүзләре тат. телендә генә киң тамырдашлар системасын тәшкил итәләр. Бу факт һәм мәзкүр сүзләрнең игенчелек терминологиясенә каравы татарларның бабалары Идел-Урал регионына болгарлардан элек үк килеп утрак игенчелек белән шөгыльләнә башлавына дәлил.

Дерив.: кәйлек; кәйлән-ү, диал. кәйәр-ү, кәйек-ү, кәйе-ү һ.б.ш., к. ЗДС: 285. К. Кәҗе, Киен, Кире.



Предыдущая статья            Следующая статья