Тэтимол 2015

КӘЗӘКИ, кәзәкин «казакин, вид полукафтана» ~ каз. кәзәкей, кәжекей «камзул» < рус. казак, казаки, казакин < иске тат. < фар. казакый, казакыйн «казак (гаскәри, солдат) киеме», ди К. Дмитриев (1962: 535), к. иске тат. (Фукс 1844: 287) қазақ, төр. kazak «жилет; кыска җиңле камзул». Казакин сүзе (җирле фонетик вариантларда) ним., фр., ит. телләрендә дә очрый (төр. теленнән таралган булса кирәк).

Кәзәкин сүзенең бүтән чыганагы да булуы (контаминация) ихтимал, к. иске фар. (к. Очерки истории культуры средневекового Ирана: 224) қазāғанд «яугир фуфайкасы».

Шунысы кызыклы, бу «казак киеме» казакларның үзләренә (к. ҚТДС: 244) кәжекей, кәзекей яңгырашында кайткан.



Предыдущая статья            Следующая статья