Тэтимол 2015

КӘҖӘ, диал. кәзә, себ. тат. кәцә, кәчә «коза» ~ башк. кәзә, чув. качак, качака (к. Ашмарин VI: 168–175), мар. каза, кäзä, удм. кеч < төр., төркм., үзб. диал. гечи, кäчи ~ венг. kecske id. һ.б. тат. диал. (Тумашева 1992: 62) ичке, ицке, ицкә ~ гом. төрки эчки < бор. төрки (ДТС: 162) еčkü id. белән чагыштырыла (ләкин Аникин бу чагыштыруны кире кага). К. ЭСТЯ III: 34–36.

Рус. коза < гом. слав. koza һинд-евр. сүзе дип исәпләнә (Фасмер II: 277–278). Ләкин тат. диал. (ЗДС: 284) кәҗи «кәҗә»; кәҗ-кәҗ кәҗәне чакыру ымлыгы, көҗҗә – кәҗәне куу ымлыгы ниндидер бор. җирле вариант тур. сөйли. Ихтимал, бор. кэҗэ ~ кәҗә < *күәҗә > көҗҗә бор. һинд-ир. телләреннән таралгандыр. Ләкин, нишләп төркиләр – һәртөрле кәҗәләрне күп күргән кавемнәр, бу хайван атамасын Европа халыкларыннан үзләштерерләр икән? Һәрхәлдә тат. кәҗә рус теленнән алынмаган. Мухамедова 1973: 122–123.

Кәҗә сакалы, кәҗәсакал төрле җирдә төрле үсемлекләр атамасы, рус. «козлобородник», «кашка», «шиповник», «пастернак» (к. ЗДС: 283). Шуңа охшаш атамалар борыннан бирле күп телләрдә очрый, к. төр. keçisakalı, teke sakalı, erkeç sakalı ~ лат. фәнни атамасы tragopogon (грек. «тәкә сакалы» мәгъ.) «пәрәгән чәчәге».



Предыдущая статья            Следующая статья