Тэтимол 2015

КӘГАЗЬ[кәғәз] «бумага; официальный документ; бумажный» > мар., удм. кагаз id.; тат. диал. қыйағаз > чув. диал. киакас; тат. диал. (ЗДС: 240) җәғаз, йәғаз > удм. диал. ягаз id.; ком., аз., төркм., иске тат. қағыз > башк. диал. қагыҙ id. ~ каз., к.-калп. қағаз, қағыз < фар. кағаз ~ гар. кағад дип исәпләнә. Гомумән, бу сүзнең вариантлары исәпсез күп, бор. төрки шивәләрдә үк (ДТС: 294, 405) qaγaz, qaxïd, kägädä һ.б.; -т, -д вариантлары киң таралган: уйг., алт. (Баскаков 1966: 121; 1972: 216) қағат, нуг., к.-балк., куман., госм. қағыт, кар. кагыт, кяхад, гаг. киат, морд. М. кягод (бор. төрки телләрдән) һ.б. Үзенчәлекле вариантлар Кавказ телләрендә күп (мәс., осет. даххат, груз. кагалди, кагарди һ.б.).

Бор. монг. čaγalsun > алт. чаазын «кәгазь» сүзен гом. монг., тунг. чаған «ак» сүзе белән бәйлиләр (ССТМЯ II: 380–382).

Кәгазь сүзе гарәпчәдән таралган дигән фикергә күпләр шикләнеп карый, чөнки гарәпләр кәгазьне Кытайдан 751 елда гына үзләштергәннәр. А. фон Габен (к. аның Культура письма и печатания у древних тюрков // Зарубежная тюркология. М., 1986: 159–160) буенча, кәгазь сүзе кыт. ки, кик, к′ак «тут агачы» сүзе нигезендә ясалган. К. ш. ук Pokora T. Das alteste Papier der Welt und seine Probleme // Das Altertum. II. Berlin, 1985: 113–118; Тимергалин: 236–237.



Предыдущая статья            Следующая статья