Тэтимол 2015

КӘВЕШ[кәwĕш] «кожаные туфли, башмачки» > мар. кäүш id. чыгт., үзб. кәвүш, кавуш, үзб. диал. кабиш, уйг. кәпиш ~ фар. кафш, кäфш id. Бу сүзнең варианты – себ. (Тумашева 1992: 92, 96) кәбец, кәүц ~ кырг. кебич, кепич, кепүч сугд. (к. ЯТ: 268) kpč «кәвеш» сүзеннән булса кирәк. Бор. ир. телләрдә *кāбиш, кāбич «алтын башмак» мәгъ. булган һәм аны хан кызлары – кәникәләр кигән. Гомумән, бу сүз күп телләргә таралган, к. Kannisto: 127.



Предыдущая статья            Следующая статья