Тэтимол 2015

КӘБЕСТӘ «капуста» ~ чув. купăста < копыста, мар. капшта, кавышта, удм. диал. кубыста, кобыстан, морд. М. капста ~ миш. капыста, кәпестә, капста (бу вариант хәтта диалекталь сүзлекләргә дә кертелми, диалектологлар аның рус сүзе икәнлегенә шул кадәр ышаналар), рус. капуста, ит. cappuccio «башчык, кәбестә башы» сүзеннән дип исәпләнелә (Преображенский I: 295), ләкин монда шикләнерлек моментлар бар икән (Фасмер I: 295), чаг. кабарда. кэбыстэ «кәбестә». Төрки телләргә кәбестә турыдан-туры лат. яки ит. диалектларыннан да килергә мөмкин, к. тат. диал. (Тумашева 1992: 113), ком. қабыста «кәбестә» (қ- !). С.А. Максимов (ДАУ I: 105–109) буенча, кәбестә һ.б. ит. komposita «катлаулы» сүзеннән.



Предыдущая статья            Следующая статья