Тэтимол 2015

КӘБӘРТКЕ (ТТДС I: 266$ ТТДС II: 192; БҺҺ II: 126) кәбәркә, кәбәрткә, кәбертке, кәбәртмә, ш. ук (без теркәдек. – Р.Ә.) кибертке «настил» *кәбәрт- ~ *кибәрт- «киптер-ү» (фиксациясе юк) фигыленнән, к. каз. (ҚТДС: 149) кeбipтeң «коргаклаган» ← кебiрт – «киптерү»; кырг. кебек «кибеп яргаланган», кеберси- «коргаксу». Чаг. Кип-ү.

Сөйләшләрдә кәбәртке төрле аерым мәгъ. йөри: «мич белән эргә (стена) арасы һәм шунда ясалган (утын киптергеч) сәндерә», «гомумән сәндерә; сәке», «киштә, корыт киптерү өчен түшәмә» һ.б.ш. Гомумиләштереп әйткәндә, кәбәртке ~ кибәртке «нәрсәне дә булса җәеп киптерү өчен таскак, түшәмә», ихтимал, кирпеч яндыруга карагандыр. Кәбәртке тур. этимологик әдәбиятта берни әйтелмәгән.



Предыдущая статья            Следующая статья