Тэтимол 2015

КӘБӘНӘК («Җәмигъ әл-хикәят» телендә) «плащ-дождевик; веко (глаз)» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 168) қәбәнәқ, кәбәнәк, кырг., каз., төркм. кебенек, үзб. кебәнәк, кәбәнәк, кәпәнәк, төр. kepenek, к.-балк. гебенек, тув. хевенек һ.б. (ЭСТЯ V: 48–49) «җиңсез киез халат» ← төр., госм. кäбä «каплавыч; киез чапрак һ.б.ш.» диелә, безнеңчә, кәп//кип тамырыннан, к. Кәп. Чаг. Кибән ~ Кәбән.

Кәбәнәк ~ кэбэнэк сүзе күрше (ир., монг. һ.б.) телләргә дә үтеп кергән, к. монг. kebeneg, фар. кäпäнäк, осет. geben, gebenek «иң гади плащ». Рус. кебеняк, тебеняк (< төрки) «кәбәнәк» тур. Фасмер II: 220.



Предыдущая статья            Следующая статья