Тэтимол 2015

КАШКАРЫЙ «астра (растение)» < иске тат. кашгарый гөл «Кашгар гөле»: қашгарый гар. Кашгарныкы, Кашгарга бәйләнешле (Кашгар – Кытайның Циньцзян провинциясендәге бер өлкә һәм шәһәр исеме), чаг. каз. (ҚТАС: 408) қашқар шәйек «кашгар чәйнеге; комган», уйг. қәшқәри «йөземнең Кашгарда үстерелә торган сорты» һ.б. Кашкарый гөле Кытайдан таралган.



Предыдущая статья            Следующая статья