Тэтимол 2015

КАШКА IIфольк. «самоотверженный воин» ~ башк. id., хак. хасха, хашқа «элитар ыруг; аксөяк; рыцарь»; кырг., үзб. қашқа «аерылып торган зат» (бәлки кашка I дәндер), бор. төрки (ДТС: 431) qašïγ «мәһабәт кыяфәтле». Бутанаев 1990: 22–25, 56–58 (кашка I белән бердәй булмаска тиеш ди, без дә Бутанаев фикерендәбез).

Төрки телләрдә кире-тискәре мәгъ. қашқалар да очрый: нуг., каз., к.-калп. қасқа «мескенкәй»; аз. (АДДЛ: 124) гашга «кире, хәясыз, оятсыз» (бәлки этнонимнандыр), шор. хашха «явыз рух» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья