КАШКА I«с белым пятном на лбу (преимущественно о лошадях); белое пятно на лбу (животных)», диал. қашкар «то же (о собаке)» > удм. мар. кашка, чув. хошка > хушка < гом. кыпч. қашқа (нуг., каз., к.-калп., алт. қасқа, хак. хасха), төр. kaşka, kaşga, аз. гашга, бор. төрки (ДТС: 431) qašγa «кашка»; кайбер телләрдә (каз. һ.б.) «пеләш, таз» ~ чув. какша > кокша > кукша (к. Räsänen 1969: 241) id. тат. сөйләшләреннән булса кирәк; чув., удм. диал. качко, кäчко «кашка» бор. төрки *қалчқа id. булырга тиеш, чаг. бор. төрки, монг. qalčaq, qalčiγaj > як. халчағай «пеләш» һ.б. Кашка < қалчқа сүзенең фигыль нигезе *калч- < *калчы- «кашлану (?)», к. иске монг. qalǯan (> алт. қалдьан- һ.б.), бур. (> рус.) халзан «кашка»; алт. қалтар, бур. халтар (> рус. халтарый) «ак томшыклы ат». Бөтен бу сүзләрнең тамыры бор. төрки > монг. *қал «ак тап» (к. ЭСТЯ V: 350–351), безнеңчә, кырг. қал- ~ фар. хал «миң, ак каш» (сирәк кенә тумыштан чал кашлы кешеләр була) белән бердәй. Чаг. ш. ук Каш. Аникин: 604; ССТМЯ I: 366. Дерив.: кашкалы; Алланың кашка тәкәсе рус. «козёл отпущения» – Тәңрегә кашка тәкә (ш. ук ат һ.б.) корбан итү яисә аңа табыну гадәтеннән килә (мондый йола дөньядагы күп халыкларда очрый, мәс., бор. Мисырда кашка үгез Апис ка табынганнар). К. Кашкалак. |