Тэтимол 2015

КАШАУ [қаºшаw] «скребок, скребница для чистки лошади» > чув. хашав, кашав id. ~ каз., к.-калп. кашау (< тат.? *касау булырга тиеш иде); кр.-тат. қашага, чыгт., бор. кыпч. (Курышжанов: 160) қашағу, госм. қашағы, куман. қашрау «кашау» (к. Радлов II: 389, 390, 396), төркм. гашав, аз. гашов, төр., урта төрки қашақ, як. кысыах, кыһыах «кашау», кыһый- ~ авар. (< төрки) хаша- «кыру, кыргычлау» (атны); чаг. ш. ук себ. (ДС I: 81) кацау, качау «өтерге» ~ нуг., каз. диал. қашау id., бур. хосо- «кыргычлау».

Чаг. мар. кашар, кашаргы «очлы таяк», кашарт- «очлау» (төрки телләрдән, әлбәттә), чаг. ш. ук Кашы-у.

Сүзнең тамыры *қаша- «кыргычлау» булырга тиеш, ләкин монда контаминацион тамырлар да бар булса кирәк. К. Räsänen 1969: 240.



Предыдущая статья            Следующая статья