Тэтимол 2015

КАШАН, қаша, қажан (ЗДС: 374, 403) «ограда из камыша, хлев» и т.п. ~ каз. (ҚТДС: 201) қаша «биек койма яки зәмәт (балчык койма) белән уратылган урын, кура» ~ рус. (Аникин: 277, 616) кашан «абзар; арба сыярлык ишек; шундый ишеге булган лапас» һ.б.ш., хашан «кәртәләнгән болынчык; җылытыла торган абзар» < бур. хашаа(н) «киртә, кәртә» ← хаши – «кәртәләп алу». К. ш. ук тув. қажа, монг., маньч. хаша, бор. төрки qasï «киртәләнгән урын; читән абзар» һ.б.ш. Кашага (к.) белән тамырдаш булса кирәк.

Идел Болгары, Казан дәүләтләрендәге Кашан шәһәре исеме, ихтимал, мәзкүр қашан сүзеннәндер.



Предыдущая статья            Следующая статья