Тэтимол 2015

КАШАГА «бордюр; верх наличника окон и дверей и т.п. отверстий; верхняя занавеска», себ. «сруб под печь; обрамление; перекладина, спинка стула» (к. ТТДС I: 198; Тумашева 1992: 151) > чув. хашака, хавшака «рам, кәрниз, янак» ~ башк. (БҺҺ II: 141) қашаға «фриз, кәрниз; рам, матча; фундамент», үзб. қашаға «куак киртә», каз. диал. (ҚТДС: 201) қаша «койма, читән, кура», қашаға «чыбылдык» һ.б. -ға аффиксына караганда, монг. телләреннән алынма, ЭСТЯ (V: 346–347) авторлары бу сүзләрне кырг. қашаа, тув. кажаа, хак. казаа, як. хасаа < монг., бур. хашаан «йорт; кура; читән; лапас», төр. kaşa «абзар», арытабан төр. kasu, бор. төрки (ДТС: 430) qasï «читән абзар» сүзләре белән бергә бирәләр; чаг. ш. ук уйг. қаша-, яз. монг. xašu-, маньч. хаша- «киртәләү, каплау, яклау» һ.б. (бу фигыльнең дериватлары бик күп). Joki 1955: 174; ССТМЯ I: 463.

Дерив.: кашагалы, кашагасыз; кашагалык; кашагала-у. К. Кашак.



Предыдущая статья            Следующая статья