Тэтимол 2015

КАЧЫР «мул» < гом. кыпч. қачыр (нуг., каз., к.-калп. қашыр, башк. қасыр), уйг. қачир, үзб. хачир < бор. монг. qačir < бор. төрки (ДТС: 405) qatïr < qaγatïr id. ← qat- «кушу, кату» (Рамстедт 1957: 86), к. ком., гаг., госм. һ.б. қатыр, төркм., аз. ғатыр id. һ.б. Күрәсең, качыр терлеген гомумән яхшы белмәгән кыпчаклар бу төрки сүзне монголлардан ишеткәннәр. Төрки қатыр сүзе һунн телендә Кытай чыганакларында б.э. кадәр үк искә алына. Катыр > качыр күп телләргә таралган; рус. диал. катырь «качыр». Аникин: 273–274; ЭСТЯ V: 340–342 (сүзнең ир. телләрдән булу ихтималы әйтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья