КАҺВӘ кит. «кофе» ~ төр. kahve < гар. қaһwä id., үсемлек төре; гар. сүзе исә хамит (Хәбәшстан) телләреннән алынган. Гар. қaһwә сүзе фр. телендә кафé булып әверелгән, ә нидерланд телендә кóфе дип әйтелгән. Рус теленә һәр ике шул сүз – кафé һәм кóфе аерымрак мәгънәләрдә алынганнар. Будагов I: 100–101; Kluge: 459. Тат. теленә төр. каһвәханә сүзе дә (элегрәк) кереп калган. |