Тэтимол 2015

КАУРЫЙ[қаºwр ы̌й], диал. кауры «перо птицы» ~ диал. (ДС: 71; ДС III: 68; ш. ук Радлов II: 52) қаwыр, қаwыргый, қаwырсын «каурый, кавырсын, канат» (бу мәгъ. еш кына буталалар); каwрый < каwырғый < *қаwырғай, *қаwырқай булса кирәк, һәрхәлдә каwыр нигезеннән.

Каурый хәз. тат., башк. телләрендә генә очрый, ләкин элек киң таралган булган, к. кабарда. кабзий «каурый» – бор. кыпч. шивәләреннән (кабзий << қаwызғый булса кирәк, к. ш. ук башк. (БТДҺ: 194) қауçа < қауҙа «кауры, каура»; бу сүзләрдә -р- > -з- күчеше чагыла).

Каурый нигезе тат. диал. (Тумашева 1992: 124) қаурый «курай» сүзе белән бердәй булган булуы да бик ихтимал. К. Кау, Кауры, Кавырсын һ.б.

Гомумән караганда, *каwыр- < * қаw-ғыр- «кау булып кибү» фигыле булган булса кирәк, шуннан каwыр-ығ «кипкән үлән сабагы» мәгънәсеннән тармаклы чемгә охшаш нәрсә – каурый мәгъ. килеп чыккан.

Тотрыклы сүзтезмә: каурый каләм – элек карага манып алып язу язар өчен кулланыла торган кавырсын, күч. мәгъ. язу куәсе, эчтәлекле язма; каурый каләм эзеннән – эчтәлекле хат, шикаять буенча.



Предыдущая статья            Следующая статья