Тэтимол 2015

КАУЛА-У[қаºwла-] «гнать, подгонять» – беренче карашка куала-у ның варианты шикелле күренгән бу сүз бүтән мәгълүматлар яктылыгында мөстәкыйль, аерым бер лексема булып шәйләнә, к. ком қавла- «рухландыру, кычкырып куәтләү» (мәс., көрәшчеләрне, ярышучыларны)» – қау «үрт» сүзеннән булса кирәк, к. Ә. Ясәвидә (XII г.) «Газазилне Ходаем үзе каулар», ягъни «дәһшәтле рәвештә куып җибәрер», уйг. қоғла- «каулау» ← қоғ «кау». Гомумән, каула-у һәм куала-у икесе ике тамырдан, ләкин контаминацияләнгәннәр. Моны А. Будагов та сизенгән (к. аныкы II: 97), тик ул «монда ике тамыр» дими.



Предыдущая статья            Следующая статья