Тэтимол 2015

КАУ I[қаºw] «трут, гриб-трутовик, чага», (ТТДС I: 197) «засохшая трава, особенно прошлогодняя», (ДС I: 81; Тумашева 1992: 124) «осот; стерня», (БТДҺ: 193) «шерсть-линька» < гом. кыпч. қаw (қав дип тә языла) < бор. төрки (ДТС: 436) qav, qavaγu > төр. һ.б. угыз. (ЭСТЯ V: 169–180) kav, qav ~ тув. қағ, хағ, хак. (Радлов II: 448, 455) қабо, қабу, як. қыа «кау (кипкән үлән, гөмбә һ.б.)», к. ш. ук кырг. қоо «иңкүлектә үскән биек үлән, кура; киртә, кәртә» ~ каз. диал. (ҚТДС: 199) қау «киртә, капка».

ЭСТЯ һ.б. сүзлекләр каw сүзен ку белән бергәлектә карыйлар, ләкин, безнеңчә, бу сүзләрнең күпьяклы мәгънә тәңгәллекләре белән беррәттән тирәннән килгән аермалары да бар. Гомумән, қаw < қақ, қағ тамыры монг. гаң-, каң-, кор., кыт. каң «кибү; кипкән, корыган» сүзе белән баглы булса кирәк. К. Как .

Элекке дала тармышында кипкән, корыган үлән үсемлек сабаклары күптөрле кулланыш тапкан, шунлыктан бу қаw тамыры төрки һәм монг. телләрендә иң продуктив нигезләрнең берсе. Ахметьянов 1989: 30–32.

Дерив.: каулы, каусыз (мәс., ут кабызу); каулык. К. Кавай, Кавак, Кава-у, Кавыз, Кавык, Кавыл, Кавыр, Кавырсын, Каугал, Каудан, Каудар, Кауза-у, Каука, Каулак, Каулан, Каура, Кауры, Каурый, Кауша-у, Курай. Башк. қауа-у, қауқа-у, қауса-у һ.б. дериватлары бар.



Предыдущая статья            Следующая статья