Тэтимол 2015

КАТЫШ «вперемежку с» > чув. хотăш > хутăш id. < гом. кыпч. қатыш (нуг., каз., к.-калп. қатыс) id.; бу сүзнең үзгә мәгъ. дә бар: тат., башк. диал., кырг. қатыш «катнашлык, дәхел», төр. katış «катнашма; ашы, өстәмә», katışıg (~ аз. ғатышығ, төркм. ғатышык) «катыш, аралаш», әлбәттә, кат-у I фигыленнән, ләкин мәгънәви үсеше, эчке мантыйгы аңлашылып бетми: гомуми грамматик кагыйдә буенча катыш – «кату шөгыле». Гомуми көтелгән мәгънәгә угыз телләрендәгечә қатышық варианты тәңгәл һәм, ихтимал, кыпч. қатыш шуннан кыскартылып алынгандыр.



Предыдущая статья            Следующая статья