Тэтимол 2015

КАТЫР-У «сделать твёрдым, жёстким, заморозить, затвердеть» < гом. кыпч., уйг. һ.б. қатыр- id. Бу нигез ике юл белән ясала ала: 1) қатыр- < қаттыр- кат-у II (аның йөкл. юн.), 2) қатыр- < қаты-р- «каты булып китү» (сыйфаттан ясалган фигыль).

Дерив.: катырыл-у, катырын-у, катырыш-у, катырт-у; катырка; катыргыч, катырткыч; катырма; катырмач (к. Кәтермәч ), себ. (Тумашева 1992: 124) катырац, катрац «нык таза; каты».



Предыдущая статья            Следующая статья