Тэтимол 2015

КАТ-У I«прибавить (слой), примешивать; насаживать, насадить; сучить (нитки), заправлять чем-либо; обращаться (со словом)»; себ. (Тумашева 1992: 123) «накинуть одежду; навесить украшения» < гом. кыпч. қат-, угыз. ғат-, як., хак. диал. хат- < бор. төрки (ДТС: 432) qat- id., чув. хот- > хут- «мич ягу; җепне агартырга көлгә кую» һ.б., һичшиксез кат I сүзенең фигыль коррелянты. Тат., башк. кат- нигезе бәйле тезмәләрдә генә кулланыла (җеп кату, йөгән кату, катык кату, сүз кату). Ләкин аның дериватлары шактый күп, к. Каткыч , диал., себ. (Тумашева 1992: 123) катма «җеп кату өчен махсус зур орчык», (ЗДС: 398) катмыш «йөзек төре»; юн. формалары катыл-у, каттыр-у диал. сөйләмдә очрый. К. Катыш-у. Чаг. Катар, Катаргы, Катык. Будагов II: 5–6 (Кату II белән бергә бирә); ЭСТЯ V: 336–337.

М. Федотов (II: 372) чув. хот- > хут- сүзен кала-у (к.) сүзеннән чыгара (имеш, *калт- нигезеннән), ләкин бу бик шикле.



Предыдущая статья            Следующая статья