Тэтимол 2015

КАТАРГЫ «паром на двух больших лодках» < бор. кыпч. (XIII г.) қатарға «кәрап, галера» ~ Әбү Хәййам сүзлегендә (Курышжанов: 159) қатрыға, төр. кадырыга, кадырга, катырга «хәрби каек», чаг. бор. рус. (күп сүзлекләрдә) катарха, кáторга, катарга «галера, әсирләр чылбырланып ишкәк ишкән каек» (Фасмер II: 210; Порохова: 171). Төрки һәм көнч. слав. сүзләре бер-берсеннән алынмаган, ә параллель рәвештә грек. χατεργογ сүзеннән килә, дип уйлыйлар. К. Будагов II: 5.

Катаргы ~ рус. кáтарга сүзеннән рус. кáторга «авыр физик эш белән җәзалау урыны» сүзе килә, шуннан тат. катр (катыр) китү тәгъбире ясалган.

Катаргы фонетик формасында, ихтимал, катар «рәт, җәргә» сүзенең контаминацион тәэсире сизеләдер: катаргы ике яисә берничә көймә өстенә түшәмә җәеп ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья