Тэтимол 2015

КАТАЛА-У, катайла-у (ЗДС: 278) миш. «катиться, покатиться» (фольклор әсәрләрендә) < рус. Рус теленнән фигыль алынуның сирәк очрый торган мисалы, каталат-у «тәгәрәтү» формасында ешрак очрый (ихтимал, бу сүзнең таралуы йөкче булып эшләгән мишәрләр телендә кулланылуыннандыр – ХIХ–ХХ г. башларында Үзәк Россия шәһәрләрендә йөкчелек кәсебендә мишәрләр күп булган, бу хакта Россиядә сәяхәт иткән француз язучысы А. Дюма һәм рус язучысы П. Мельников-Печерский һ.б. язалар).

Добр. татарларында (Dobr. II: 232) qatalaq «йомгак; хайваннарда җиргә егылып аунау авыруы», qatala-maq «каталау» сүзләре дә русча нигездән булса кирәк, чөнки төрки телләрдә бу сүзләрнең тамырлары һәм параллельләре күренми. Румыниядә Россиядән китеп урнашкан мишәрләр күп.

Иске Казан тат. сөйләшендә Кәтәчә ~ Катайсә бәйрәме – Май чабу көннәрендә мәзәк-хозур өчен ат җигеп чаптыру билгеле булган; бу сүз, әлбәттә, рус. кататься тәгъбиреннән.



Предыдущая статья            Следующая статья