Тэтимол 2015

КАТА I«тапки, коты; поршни» > чув., мар., удм. (һәр телдә диалекталь) ката id. < башк. қата «ката, күн чүәк». Кайбер телчеләр (к. Ашмарин VI: 156; Фасмер II: 354; Аникин: 307) тат. сүзен рус. коты сүзеннән дип язалар, ләкин к. уйг. қата «олтан», башк. диал. (БТДҺ: 191) қата «ката; тояк» ~ эвенк. һ.б. тунг. һата, хата «тояк асты тиресе» (ул олтанга әйбәт, к. ССТМЯ II: 318). Чаг. ш. ук себ. кат-у «кунычсыз аякчуны тиз генә киеп алу» (к. Рамазанова 2001: 64) ← кат-у I (к.) сүзенең аерым мәгънәсе. Кыт., яп. γetá «агач сандали» – очраклы охшашлыктыр.



Предыдущая статья            Следующая статья