Тэтимол 2015

КАСЫК «пах, нижняя часть живота», диал. «мошонка», «лобок» ~ башк. (БТДҺ: 191) қаçалақ «касык», ә қаçық «сидек куыгы» < гом. төрки, к. кр.-тат., гаг. қаçық, төр. kasık, төркм. ғасық, аз. гасыг «касык; тәннең тиресе җыерылган төше» < бор. төрки (ДТС: 430, 431) qasïγ «касык», qasuq «турсык» ← госм. (Радлов II: 347–350) қас- «бөрү, җыеру; бөрелү, җыерылу» ~ төр. kas «тәндәге кабарынкылык; мускул», kas- «бөрү», монг. хас «ботның эчке ягы». Бу сүзнең бор. төрки телләрдән килүен чув. хыс, хысă «касык» < болг. *хысыһ, *хыйсыһ сүзе дәлилли. Räsänen 1969: 239; Федотов II: 383.

Қас- сүзенең монг. «тезгенне иярдәге махсус ыргакка эләктереп кую», тат. диал. касык-у «бөрелеп бәйләнү» һәм бор. төрки qasuq, qasγuq «ат тиресеннән эшләнгән бөрмәле янчык» мәгъ. этнографик җәһәттән кызыклы.



Предыдущая статья            Следующая статья