Тэтимол 2015

КАССАП иск. «мясник; бойня» < гар. қас̣с̣āб id. (һәр ике мәгънәдә, шуннан касаба «кассапханәләр (урнашкан төш)» – Шәрыктә шәһәр-кала читендәрәк урнашкан бистә, шуннан гомумән «бистә, посёлок» мәгъ. килеп чыккан.

Кассап сүзе белән укр. кацап < идиш. (Германия һәм Украина яһүдиләре телендә) каццап «рус; Украина калаларында ит белән сәүдә итүче урыс» сүзе игез. К. ним. Katzoff «итче, кассап» < көнб. иврит. kazzow < яһ. qassav. Kluge: 478.

Украиннарда кацап – кимсетү сүзе.



Предыдущая статья            Следующая статья