Тэтимол 2015

КАСМАК, диал. касмык «плёнка, налипшая к стенкам котла», диал. «плёнка на поверхности кипячёного молока; чешуя» ~ чув. хысма, төр. kazmık, ком. қаснық, каз., к.-калп., кырг. қаснақ ~ үзб., уйг., чыгт. (Радлов III: 359) қасмақ «каткан эрен» id., чаг. монг. хусам «касмак». Räsänen 1969: 158; Федотов II: 384–385.

Сүзнең тамыры гом. төрки *қас «җыерчык» һәм *қас- «бөрешү, җыерылу» булса кирәк, к. кр.-тат. қас- «бөрешү; казан төбенә утырту (казан төбендә кайнап беткән сөт бөрешә)». Шул ук тамырдан к. Касык. Чаг. бор. төрки (ДТС: 430–431) qas, qasïγ, qasïq «каты тире», «агач кайрысы», qasuq «бурдык, тире турсык». Монда ачыклыйсы моментлар бар. Будагов (II: 15) қасмақ сүзен қазы-у белән баглый.

Дерив.: касмаклы, касмаксыз; касмаклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья