Тэтимол 2015

КАСАР диал. (миш.) (к. Әләңгәсәр ) «великан, человек огромного роста» ~ башк. (БТДҺ: 194) қаһар id. – ихтимал, бор. төрки халык – хазар, хәзәр сүзенең чагылышыдыр. Куәтле дәүләт кешесе күршеләре аңында әзмәвер булып күзаллана. К. ш. ук алт. қазра- «талау; явыз хөкемдар булу», қазыр, қазар, хак. хазыр «усал җанвар; коточкыч» (Будагов II: 16; Баскаков 1966: 121; Баскаков 1972: 217).



Предыдущая статья            Следующая статья