Тэтимол 2015

КАРЫШ «пядь (0,213 м)» < гом. кыпч., чыгт., тув., төр., гаг. қарыш, бор. төрки (ДТС: 428) qarïš, нуг., каз., к.-калп., хак. қарыс, хак. харыш, харыс id. Һичшиксез тат. диал. қары, қара, каре, як. хары, хара, бор. төрки qarı ~ тув. қыры «беләк; аршын; ике аршын (үлчәме)» ~ монг. гар, қар, маньч. гала «кул» сүзеннән, ләкин қарыш нигезе ничек ясалуы ачык түгел. Ихтимал, (үзб.) қарич «карыш» < *қарича «кечкенә каре» сүзеннәндер, ә бәлки *кары- «беләкләп үлчәү» фигыле булгандыр, шуннан кары-ш. Чаг. Каре.

Бор. төрки (ДТС I: 428) qarïš «пядь» (Даль буенча пядь, пядень, пядка «протяжение меж большого и указательного перстов..., четверть аршина»), 2007 елгы тат.-рус. сүзлектә карыш «пядь, вершок» диелгән. Будаговта (II: 13) төр., тат. қарыш, қаруш, кырг. (каз.) қарыс «аршынның дүрттән бере (1/4 аршын)» һәм бу үлчәм чыгт. қары, қару «архитекторларның аршыны, икеләтелгән аршын» белән чагыштырыла. Чыннан да карыш ул карымак «беләк белән үлчәү» сүзеннән була ала. Бу үлчәмне Искәндәр Зөлкарнәйн гамәлгә керткән имеш. Ул: «12000 карыш бер агач булсын», дигән. Агач үлчәме исә якынча 8 чакрым, ачык тигез далада зур агач ерактан күренерлек ара. Гомумән, тарих дәвамында карыш һәм кары үлчәмнәре еш кына нигезле микъдарларыннан читләшә торган булганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья