Тэтимол 2015

КАРЫ-У иск., диал. (ЗДС: 394) «стареть, постареть» – гом. төрки (ДТС: 426) qarï- id., qarï-jaša- (парлы сүз) «кару, картаю» – кар сүзеннән, ягъни «кар кичерү» (шуның шикелле йаша- ← бор. йаш «яшел, яшеллек») мәгъ. булган. Чаг. мар. ий «ел, яшь; боз», рус. сколько лет «ничә яшь» – асылда «ничә җәй» дигән сүз. К. тув. диал. харла-, қарла- «яшәү, карлар кичерү», (фәлән) харлыг «(фәлән) яшьле». К. Карт, Карый.



Предыдущая статья            Следующая статья