Тэтимол 2015

*КАРЫМ «бастард; метис – человек, родившийся от смешанного брака татарина (татарки) или русского и аборигена Сибири» ~ рус. диал. (Аникин: 270) карим, харим, бур. харим id. (монг. сүзе диелә), к. каз. (ҚТДС: 196) қарым «чыгыш, нәсел» (метислар тур.?), қарыма «балык итен төеп, он кушып пешерелгән ашамлык» ← қары- «кару, аралаштыру, буташтыру», к. Кары-у.

Дерив.: себ. (Тумашева: 122) карымчак, карымшак «төпчек ир бала» диелә, безнеңчә, шикле, чөнки к. кр.-тат. қарымчақ «татар һәм грек яки яһүди кушылгагы» (боларны крыймчак дип тә атыйлар). Дөрес, рус. (Аникин: 270) карым «уылдык чәчәргә яше җитмәгән, яшь чөгә балыгы» сүзе бар һәм бу сүз дә татарчадан, тат. телендә әлегә теркәлмәгән сүздән килергә мөмкин. Ул тәкъдирдә тат. карымчак әлеге карым «бастард» сүзенә баглы микән, дигән сорау туа.



Предыдущая статья            Следующая статья