Тэтимол 2015

КАРШЫ, диал. (ДС I: 181) карышы, каршық, карышық, қаршый «против; то, что напротив; противник чего; упрямый; навстречу» > мар. кáрше, удм. каршы «кире, каршы» < гом. кыпч., госм. қаршы (нуг., каз., к.-калп. қарсы), уйг., үзб. қарши < бор. төрки (ДТС: 429) qaršu id., ш. ук «явыз дошман» > алт. қаршу id. Тат. вариантлар бик ачык күрсәткәнчә, қаршы < қарышы < *қарыш-ығ «каршы» ← қарыш- «карышу, артка, кирегә тарту (юнәлү)» фигыленнән, ул фигыль исә бор. (к. ДТС: 428) qar- «оппозициядә булу» сүзенең «киңәйтелгән» формасы; чаг. тунг. (ССТМЯ I: 381) қари < карығ «дошман; ят кеше; үчегүче» ~ тув. хары «чит кеше». Чаг. ш. ук чув. хирĕç- < болг. *һыйрыш//һыйрыж//һыйрыҗ- ~ төркет. қарыш- «карышу», хирĕç < болг. *һыйрыҗ ~ төркет. карышы (болг. ы ~ төркет. а) «каршы». Федотов II: 350; Рамстедт 1957: 92 (каршы сүзен бор. монг. qarıša id. сүзеннән алынган ди).

Каршы сүзе тат. телендә артык күпмәгънәле, шунлыктан аның кулланылышында абсурд сүзтезмәләр килеп чыга (мәс., каршы килү, каршы чыгу). Татарча белеп сөйләшүчеләр тискәре мәгъ. каршы килү, каршы чыгу, дип, уңай мәгъ. каршыга килү, каршыга чыгу дип тутырып сөйлиләр.

Дерив.: каршылык; каршыла-у, каршылан-у, каршылаш-у (юн. формалары үзенчәлекле мәгъ. ия).



Предыдущая статья            Следующая статья