Тэтимол 2015

КАРШУГА, каршуwа, каршыwа (бөре, прм., ЗДС: 394) «ракушка, раковина особого (мелкого) вида, которая употреблялась для нарядов» < каршы (капкачлы) ука: ука дип элек хәз. ука ны гына түгел, камзулларга тезеп беркетелә торган ялтыравыклы кабырчакларны да атаганнар (алар соңрак кулланыла башлаган тәңкә ролен үтәгәннәр). Хәз. укаң коелмас тәгъбирендә шундый каршугалар күз алдында тотылган. Сүз уңаеннан искәртик – сәдәф сүзе дә төбендә «кабырчык» дигән сүз. Каршуга удм. телендә дә очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья