Тэтимол 2015

КАРЧЫГА, (ЗДС: 276) карчыган, себ. (Тумашева 1992: 121) қарцыға «ястреб» > мар. диал. карцыга, чув. хорчка > хурчка < гом. кыпч., башк. қарсыға, алт., уйг. қарчыға, қарчиға, к.-балк. қартҗыга, нуг., каз., к.-калп. қаршыға, төр. karçuga, karçiga, kart çiga, каз., хак., тув. қартыға һ.б. id. (ш. ук төрле ерткыч кош атамалары); гомумән, бу сүзнең вариантлары бик күп, к. ЭСТЯ V: 317–318 (ләкин анда да тулы түгел). Иске тат. карчыгай варианты уйг., чыгт. қарчиғай ~ монг. харчагай вариантыннан килә. Чаг. ш. ук Каратыгай.

Безнеңчә, қарчыға < қарчығай < қартчығай бор. *қараты чиғай «ерткыч кош» сүзеннән: караты (алт. һ.б.) «ерткыч; явыз; үткен» + бор. төрки *чыгай, монг. чигай «кош». ЭСТЯ бүтән этимологияләр китерә, ләкин алар да юраулы. К. ш. ук Радлов II: 201; Пекарский: 3360; Федотов II: 237; Сафина 2006: 23–24.



Предыдущая статья            Следующая статья