Тэтимол 2015

КАРУ[қаºр ы̌w] (ЗДС: 394) «ответ-возражение; способность противостоять; сопротивление, отпор; возмещение, сатисфикация», (БТДҺ: 191) «причина» (чаще в связанных выражениях: бер сүзеңә биш кару, кару алу, кару кайтару, каруга кару, аның каруы һ.б.); диал. (ТТДС I: 195) кару «хәл-көч» актив кулланыла > мар. кäр, каро, кару id. < гом. кыпч., чыгт. қару, қарув, тув. харыы, як. хоруй бор. *қарығу id. ~ бур. харуу, монг. харигу ~ маньч. кару «хәл-куәт; каршылык, судта үз-үзеңне яклау һ.б.ш.», к. ш. ук шор., уйг. қаруқ, тув. харык, хак. харығ, монг. хари «каршылык, җавап»; Котбидә қарғу id. Хәз. каз. қару «сугыш коралы» мәгъ. активлаштырылган.

Бу сүзнең тат. карау ~ төр., төркм. қарав варианты икенчел, ләкин күптәннән килә, к. чув. хорав > хурав < болг. *һараw > мар. хоро > оро «кискен каршылык». Бор. төрки телчеләр бу сүзне қар, қары «беләк; каре; көч» сүзе белән бәйләгәннәр Чаг. бор. монг. xari- «кайту». К. Карымта, Каршы. Будагов II: 12; Пекарский: 3513; ССТМЯ I: 381 (бик күп сүзләр китерелә); ЭСТЯ V: 289–290; Федотов II: 362–363.

Дерив.: карулаш-у (мар., удм. телләренә дә кергән), диал. карулык.



Предыдущая статья            Следующая статья