Тэтимол 2015

КАРТ «старик; старый» > чув., мар., удм. карт «мәҗүси рухани» ~ гом. кыпч., госм., чыгт., алт. диал. қарт «карт» < бор. төрки *қарыт «картаю, картайган шәй; күп кар кичергән» ← бор. төрки qarı- «күп кар (кыш) кичерү; картаю» сүзеннән (чаг. яшә-ү «(күп) яшеллек, үлән кичерү», мар. ий «яшь; боз, кар; ел»). К. Картаң, Картый, Карчык, Карый, Кары-у.

Дерив.: картлык; картларча; картай-у; картаймыш. Төрле сөйләшләрдә (Кавказдан алып Себергә кадәр) карт тамырыннан ясалган исәпсез күп сүзләр очрый (к. ЗДС: 393–395, анда барысы да түгел), қарта «дәвәтисенең исеме кушылган бала», шуңа ук эндәшү сүзе; қартатай, қартәтәй, қартәти; қартбабай (әтисенең әтисенең әтисе һ.б.), қартанай, қартәнәй, қартәни, қартинәй, қартнә, қартнәй; қарткай, қартыкый; қартнәнәй һәм қартөннә (әтисенең әнисенең әнисе һ.б.). Кайбер очракларда қарт- нигезендә а > ә пәйда була (к. ЗДС: 405): қәртәни, қәртинә, қәртнә һ.б. К. Картатай, Картинәй кебек кардәшлек терминнары тур. ш. ук БТДҺ: 190 (тәфсилле).



Предыдущая статья            Следующая статья