Тэтимол 2015

КАРМА-У «зацепить пятернёй; искать ощупью» < гом. кыпч. (Радлов II: 216), алт., чыгт., уйг. қарма-, алт. диал., шор., хак. диал. (Радлов II: 213) қарба- «кармау, эләктерү», як. харбаа- «кармау; тырмалап җыештыру; эт кебек йөзү» ~ иске монг. (Поппе 1938: 176, 294) qarma- «тотып алу, эләктерү, ябышу» һ.б., төр. (Будагов II: 12) қару «капшау» бор. төрки, бор. монг. *қар «кул» сүзеннән булса кирәк, к. ш. ук бор. монг. qar- «өемгә өю» (чаг. Каша-у ). К. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 157) қармақ, кармав «урып җыю», кырг. қарма- «уратып алу, каймалау; тоту». Будагов II: 11; Räsänen 1969: 238 (қарма- фигылен бор. *қар- фигыленең интенсивлык формасы ди, ә *қар- сүзен каз-у белән чагыштыра); ЭСТЯ V: 302–303. Дерив.: кармал-у, карман-у, кармат-у. К. Кармак.



Предыдущая статья            Следующая статья