КАРМАСАН «знаменитая река в Башкортостане, параллельно с которой течёт столь же знаменитая Чәрмәсән//Сәрмәсән » – бу елгалар электән үк көйгә-җырга кергән (к. Г. Тукайның җырлар җыентыгы) һәм аларны халык үзара нисбәттә алган. Алар карма-у һәм сәрмә-ү (һәр икесе «балык тоту» мәгъ. дә кулланылган) сүзләреннән түгелме икән? Чаг. Башкортстанның Балтач районында Таңатар һәм Таңсызар янәшә авыл атамалары. Башкорт фольклорында Кармасан һәм Чәрмәсән ниндидер Ялык ханның угыллары, имеш. |