КАРЛЫК-У(карлыкты, карлыга), қарыл-у, қарык-у (қарыгу) «хрипнуть» < гом. кыпч., алт., хак. қарлық-, хак. харлық-, харық-, харла-, алт. қарғырла- һ.б. «карлыгу; какыру» (к. Радлов II: 197) имитатив қарқ – ихтыярсыз тамак авазлары чыгару сүзеннән (чаг. рус. харкать, гаркнуть һ.б.ш.). Морфологик җәһәттән карлык- < карыл-ык, карыл- нигезенең интенсивлык формасы, димәк төп форма *қар-у яки қары-у. Будагов (II: 8) бу сүзне кар сүзе белән аңлата (кар ашап карлыгу), ләкин бу сүз күзгә дә нисбәтләнә (күз карыгу). |