Тэтимол 2015

КАРЛЫГАЧ, диал. карлугач «ласточка; стриж» < гом. кыпч. қарлығач, уйг. қарлиғач (> башк. қарлығас, нуг., каз., к.-калп., алт. қарлығаш), чыгт., төр. karlugaç, karlaguç, karlanguç, хак. қарлағас, үзб., уйг. қалдырғач id., як. (Пекарский: 3342) хараңыччы, хараңаччық «карлыгач; эре карлыгач (рус. “сорокопут”); карга» һ.б. Чаг. тув. хараачығай, чыгт. харачыгай «карлыгач» (>> тат. диал. – к. Остроумов 1992: 111 – карачай «ниндидер кош») ~ бур. хараасгай, монг. харийачай, тунг. карачугай «карлыгач, эре карлыгач» һ.б. (к. Räsänen 1969: 238). Гомумән, қара сүзеннән, ләкин төрле регионда төрлечә ясалган: тат., гом. кыпч. қарлығач < қаралығач сүзендә -ғач иркәләү-кечерәйтү кушымчасы бар булса кирәк. Төр. диал. kırlangıç, бор. төрки (ДТС: 426) qarγïlač вариантлары бөтенләй бүтән тамырлардан (халык этимологиясенчә) ясалганнар: қарачиғай вариантында -чиғай «кошчык» элементы күзәтелә. Радлов II: 195, 197. Рус. карлығаш < алт. қарлағаш «карлыгач» тур. Аникин: 268. К. ш. ук ССТМЯ I: 379–380 (тунг.-маньч. һәм монг. телләрендә кара нигезендә ясалган карлыгач атамалары китерелә). Чаг. Карчыга.



Предыдущая статья            Следующая статья