Тэтимол 2015

КАРЛЫГАН «смородина» > чув. хорлахан > хурлăхан id. Бүтән төрки телләрдә қара қат, карагат, ғарағат (к. Карагат ). Тат. яңгыраш бор. төрки qaragan > себ. төрки, башк. (БТДҺ: 187) қараған, қарағана «акация сыман куак» (к. ш. ук башк. «эт муелы») < *карагал сүзеннән үзгәргән һәм карлыган сүзе төптән (мәгънә җәһәтеннән дә, яңгыраш җәһәтеннән дә) дөрес түгел, ә диал. карагат – дөресрәк. К. рус. диал. карагал, карагана «карагана үсемлеге» (Аникин: 262). Räsänen 1969: 238. Қараған, қарғана тур. ЭСТЯ V: 293–294 (күп параллельләр китерелә).

Карлыган < карагал < карагана мәгъ. күчеше карагана ның Идел-Урал өлкәсендә, ә карлыганның Себердә электән киң билгеле булмавы белән аңлатыла.

Дерив.: карлыганлы; карлыганлык; карлыганлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья